2018нче елның 5 июнендә Балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахрушева Марина тарафыннан балигъ булмаганнарның каникул вакытында файдалы ялын оештыру максатыннан социаль ярдәмдә торган 3-10 яшьтәге 25 бала арасында “Таган аттракционнары” хәйриясе узды.
Ике сәгать дәвамында балалар бушлай төрле аттракционнарда атындылар: “Самолетлар”, “Драконнар”, “Бәйрәм”, “Автодромнар” һ.б. Бигрәк тә балаларга “Күзәтү боҗрасы” ошады. Биеклектән алар үзләренең туган шәһәрен күзәтте. Ахырда балалар күмәк рәвештә “Күңелле башмак” поездында парк территориясе буенча сәяхәт иттеләр.
Балалар күтәренке кәеф һәм энергия алды. Үз хисләрен шатлык белән күрсәттеләр, аттракционнарда кабат һәм кабат атынырга сорадылар!