“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлфия Яхина һәм Ирина Корыгина “Яшь инвалидларга һөнәри юнәлеш күрсәтү” темасы буенча мәгълүмати очрашу оештырды.
Чараның максаты – яшь инвалидларның һөнәр сайлаганда хезмәткә сәләтләрен, һәвәслекләрен ачыклау, танып-белү мәнфәгатьләрен арттыру һәм кызыксындыру иде, ди проект авторлары.
Белгечләр мәшгульлек үзәге хезмәтенең заманча эш юнәлешләре белән таныштырдылар. Эш - кеше тормышында иң мөһим мәсьәлә булып санала. Ул үз эченә социаль контактлар, көндәлек тормыш тәртибен ала, нәкъ менә биредә кеше җәмгыять өчен кирәклеген тоя. Матди ярдәм һәм эш бирү кешенең бәйсезлеген тәэмин итә. Шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә, гади кешеләр белән чагыштырганда, инвалидлар өчен эш бик мөһим чара булып тора. Белгечләр белән очрашу социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән җентекләп танышырга мөмкинлек бирде. Һөнәри мәнфәгать диагностикасын узарга һәм аларның шәхси сыйфатларын белергә, ә кайберләренә хаттә алга таба кайсы уку йортын сайларга икәнен ачыклауда булыштылар.
Чара ахырында катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Мондый чаралар һөнәри эшчәнлек дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә.
Чарада барлыгы 11 кеше катнашты.