Республикада теркәлгән эшчеләр саны 0,55 %

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 5 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 11 274 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 98 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 880 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 7 490 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,25 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 482 кеше эшсез дип танылган, шуларның 460 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 51 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International