2018 елның 5 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Теләче муниципаль районында булып китте.
Эшлекле сәфәр вакытында министр гражданнарны кабул итте. Шулай ук Эльмира Зарипова районның социаль яклау бүлегендә һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән дә танышты.