Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен сәйлән техникасы кулланып, беләзек ясау буенча мастер – класс үткәрде.
14 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан “Лев Толстой геройлары балалар күзлегеннән” дигән балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды.
Хатын-кызлар өчен тәм-том пешерү сәләте, иң мөһим әйберләрнең берсе. Шуның өчен Менделеевскның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Хуҗабикә” дигән түгәрәк эшли.
Питрәч районының "Шатлык" приютында кечкенә балалар өчен "Төрледән-төрле Россия" исемдәге әңгәмә үткәрелде.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем балалары өчен "шәхси гигиена" дигән чара оештырылды.
Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Россия - минем ил" дигән әңгәмә узды
12 июнь көнне, Россия көне уңаеннанТеләче районыннда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Алар - Түбән Саурыш авылыннан Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.
Чаллының «Доверие» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне узды.