Хатын-кызлар өчен тәм-том пешерү сәләте, иң мөһим әйберләрнең берсе. Шуның өчен Менделеевскның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Хуҗабикә” дигән түгәрәк эшли.
Биредә тәрбияләнүче кызлар бик теләп әлеге түгәрәккә йөри. Мастер-класс оештыру өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, хуҗалык эшләрен өйрәтүче түгәрәктә алган белем, тәҗрибә балаларга киләчәк тормышларында кирәк булачак.
Ел дәвамында булачак хуҗабикәләр теоретик һәм практик дәресләрдә катнашты. Кызлар төрле ризыкларны саклау, аларның файдасы турында мәгълүмат алды. Хезмәт буенча инструктор Айсылу Җәмәлетдинова приют кызларын салат ясарга, аш, камыр ризыклары һ.б. пешерергә өйрәтте. Шулай ук биредә Менделеевск районында гына әзерләнә торган ризык әзерләү серләрен дә ачтылар.
Кызлар үзләре үзләштергән һөнәрләрен Гаилә көненә багышланган бәйрәмдә күрсәттеләр.
Хатын-кызлар өчен тәм-том пешерү сәләте, иң мөһим әйберләрнең берсе. Шуның өчен Менделеевскның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хуҗабикә” дигән түгәрәк эшли.