Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Россия - минем ил" дигән әңгәмә узды
Әңгәмәне үзәкнең хезмәт инструкторлары Гүзәл Галиуллина һәм Лариса Евстратьева алып барды. Дәрес барышында 15 балага Россия дәүләт символлары турында әтрафлы мәгълүмат бирелде.
Презентация вакытында балалар Россия көне бәйрәменең килеп чыгышы турында белде. Әңгәмәдән соң балалар "Минем Россия" темасына рәсем ясадылар. Балаларның иҗат җимешләреннән рәсемнәр күргәзмәсе эшләнелде.