Теләченең өч ветераны дәүләт бүләгенә лаек булды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне, Россия көне уңаеннанТеләче районыннда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Алар - Түбән Саурыш авылыннан  Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International