Питрәч районының "Шатлык" приютында кечкенә балалар өчен "Төрледән-төрле Россия" исемдәге әңгәмә үткәрелде.
Әлеге әңгәмәнең төп максаты – балаларны Россия тарихы, гореф-гадәтләре, төрле республикаларның милли бәйрәмнәре белән таныштыру, шулай ук мәкалләр өйрәтү. Балалар зур кызыксыну белән илнең истәлекле, урыннарын, табигатен карадылар, төрле дидактик уеннар уйнадылар.