ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Волонтерлар елы уңаеннан Татарстан республикасының социаль ярдәм алучылар арасында “Игелек мизгелләре”( «Запечатлей момент добра») дигән фотографияләр конкурсы оештырылды.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

9 июньдә Биектау районының мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.

20 июньдә Менделеевскның мәшгульлек үзәгендә 9.00 - 11.00 сәгатьләрдә вакансияләр ярминкәсе оештырыла.

13 июньдә Алабуганың “Астра" тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Юлия Свиньякова Юлия һәм Гөлчәчәк Самойлова "Җәйге спорт төрләре” дигән интеллектуаль викторина үткәрде.

 

Бүген, 13 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Кузнецовка «Фидакарь хезмәте өчен» дигән медаль тапшырылды. Михаил Кузнецов Минзәләнең картлар йортында тәрбияләнә.

Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәге балаларына кызыклы сәяхәт оештырылды. Үзәктә тәрбияләнүче  11 инвалид баланы тәрбияче А. Борисова 13нче июньдә “Родина – мать” һәйкәленә экскурсия алып барды.

 

 

13 июньдә Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия ХайбуловаТАССРның 100 ел тулу уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында «Дәүләт хезмәте Порталы – бик тиз һәм уңайлы» дигән мастер класс үткәрде.

 

“Үскәч,син кем булырга телисең?”дигән сорауны һәрбер балага бирәләр. Шул уңайдан 6июнь көнне “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Ирина Гущина Ирина һәм Нелли Матросова  белән бергәләп, “Кид Спейс”дигән шәһәрчеккә, һөнәрләр дөньясы белән танышырга барды.

 

Аксубайның «Мечта» балалар приюты үзәк китапханәдә булдылар. Алар анда журналист, шагыйрь һәм рәссам А.В. Заварихинның «Здесь мне жить» китабының презентациясендә катнаштылар.

Ирекле ярдәмчелек соңгы вакытта шактый көчле иҗтимагый агымга әверелә бара. Күп оешмалар үзләренең эшчәнлегендә ирекле ярдәмчеләр белән хезмәттәшлек итүне кулай таба. Бу өлкәдәге белем һәм ирекле ярдәмчеләрне кызыксындыру – алар белән эшләгәндә һәрвакыт исәпкә алырга кирәкле ике иң мөһим шарт. Иҗтимагый алым буларак сүз йөрткәндә, бу өлкәдә ирекле ярдәмчеләрнең тәҗрибәсе дә, махсус белемнәре дә юк. Шуңа күрә яңа эшли башлаган катнашучыларны укытып чыгарга кирәк, ди белгечләр.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International