Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем балалары өчен "шәхси гигиена" дигән чара оештырылды.
Балалар әңгәмәдә генә катнашып калмадылар, ә практик өлешендә дә тәҗрибә тупладылар. Пөхтә йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән үк белеп үсәргә кирәк. Бит-кул, чәч, кием, аяк киеме һәрвакыт чиста булырга тиеш. "Мондый гади кагыйдәләрне балалар үзләштереп, тирә-юньдәләргә хөрмәт тудыра. Кече яшьтән үк, гигиена тәртипләрен өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә мондый әңгәмәләр балалар арасында даими оештырылып тора", ди "Балкыш" приюты тәрбиячеләре.