Яр Чаллы шәһәрендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе узды.
Бөгелмә муниципаль районынның “Маяк” социаль адаптация үзәгендә «Туган табигатен саклыйк», дигән әңгәмә үтте.
18 июньдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында профилактик әңгәмә үткәрде.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем халкымның мәдәнияте” дип аталган танып-белү әңгәмәсе узды. Патриотик тәрбия уңаеннан оештырылган чараны тәрбиячеләр Лена Салихова Лена һәм Гөлчәчәк Самойлова әзерләде. Дәреснең максаты балаларда рус халкының традицияләренә зур кызыксыну уяту, халыкның иҗатына һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.
14 июнь көнне Питрәчнең “Шатлык” приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Кунакка чакырабыз” дигән чара үткәрелде.
Сәламәт тәндә, сәламәт акыл, ди халык. Түбән Каманың "Балкыш" приютында да сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Спорт ярышлары оештырылып тора.
Казан шәһәренең МУП «Метроэлектротранс» предприятиесен троллейбус һәм трамвай йөртүчеләр, кондукторлар, юл монтерлары, хәрәкәт составы слесарьләре, ярдәмче эшчеләр һ. б. таләп ителә. Транспорт чыгымнары, эш урынына бару- кайту, торак яллап торуга компенсция ясала, яки тулай торактан бушлай урын бирелә.
14 июньдә Зәй мәшгульлек үзәге мобиль офисы “Йолдызлык” балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда булды. «PROFF-навигатор» һөнәри ореинтлашу проекты кысаларында профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чара уздырды.
БүгенТәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиум муниципаль утырышы узды. Анда алты имин булмаган гаилә мәсьәләләре каралды.
Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен язучы Л.Н.Толстойның иҗатына багышланган чара булып узды.