14 июньдә Зәй мәшгульлек үзәге мобиль офисы “Йолдызлык” балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда булды. «PROFF-навигатор» һөнәри ореинтлашу проекты кысаларында профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чара уздырды.
Очрашу барышында балалар төрле викториналарда актив катнашты, табышмакларга җавап эзләде, гадәти булмаган һөнәрләр белән таныштылар һәм теге яки бу йолдызнамәгә нинди профессия туры килүен ачыкладылар. Теләге булганнар Л. Йовайши методикасы буенча тестлаштыру узды, аннан үзләренең нинди эшчәнлек төренә якын булулаын белделәр.
Чарада 12-15 яшьлек 30 бала катнашты.