14 июнь көнне Питрәчнең “Шатлык” приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Кунакка чакырабыз” дигән чара үткәрелде.
Чараның максаты: балаларны этикет нормаларына таянып, ничек итеп кунакка чакырырга, килгән кунакны дөрес итеп каршы алырга, үзеңне хуҗа ролендә дөрес итеп тотарга өйрәтү иде. Дәрескә бик күп өстәмә иллюстратив әсбәпләр әзерләнде.
Балалар кунакка чакыру Һәм кунаккны дөрес итеп кабул итү, кунакчыллык кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук өстәл артында үзеңне ничек тотарга, бәйрәм өстәлен ничек әзерләргә икәнен дә өйрәнде. Бу дәрестә балалар үзләре өстәл әзерләп бер-берсен баллы ризыклар, кайнар чәй белән сыйлады. Балаларга бу дәрес бик ошады, чөнки алар бүген чын-чынлап хуҗа һәм кунак ролен башкарды.
Алар бит, иртәме, соңмы хуҗа һәм кунак ролендә булачак. Үзләренең алдагы тормышларында шушы кагыйдәләргә таянып эш итәрләр дигән теләктә калабыз, ди чараны оештыручылар.