Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем халкымның мәдәнияте” дип аталган танып – белү әңгәмәсе узды. Патриотик тәрбия уңаеннан оештырылган чараны тәрбиячеләр Лена Салихова һәм Гөлчәчәк Самойлова әзерләде. Дәреснең максаты балаларда рус халкының традицияләренә зур кызыксыну уяту, халыкның иҗатына һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар белән уен-викторина уйнадык, анда балаларның рус халык иҗатын, мәдәниятен яхшы белүләре билгеләнде, ди проект авторлары.
Дәрес барышында балалар рус халкының зиннәтле декоратив кулланма сәнгатенә кагылышлы слайдлар карадылар. Дәрес ахырында балалар рус халкының иҗатына кагылышлы рәсемнәр ясадылар. Танып-белү әңгәмәсендә 15 бала катнашты.