Чаллыда балалар Сабан туе

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе узды.

18нче июньдә  узган бәйрәмдә барлыгы 36 инвалид бала һәм ата-аналарның ата-аналары катнашты. “Күңелле балалар сабантуе”  дип аталган бәйрәм халык уеннары белән үрелеп барды. . Балалар  капчык белән сугышты, кашыкка йомырка салып йөгерештә ярышты, кашыклап су ташыдылар. Кыскасы рәхәтләнеп уйнадылар,  бик күп уңай эмоция алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International