Түбән Каманың "Балкыш" приютында спортка мәхәббәт тәрбиялиләр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Сәламәт тәндә, сәламәт акыл, ди халык. Түбән Каманың "Балкыш" приютында да сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Спорт ярышлары оештырылып тора.

Сәламәтлек – адәм баласының иң кирәкле һәм кыйммәтле байлыгы. Шушы төшенчәне "Балкыш" белгечләре балаларга җиткерергә тырыша. Биредә спорт буенча чаралар даими оештырылып тора.  Шунды проектларның берсе Түбән Камада бүген узды. "Яшел фитнес" уены барышында олырак яшьтәге малайлар кечерәкләрне өйрәтте. Приютта тәрбияләнүчеләр вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International