Бөгелмә муниципаль районынның “Маяк” социаль адаптация үзәгендә «Туган табигатен саклыйк», дигән әңгәмә үтте.
“Маяк” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Ләйсән Хамматова Ләйсән яшәүчеләр белән чишмәгә барды. Бу әңгәмәнең максаты үзәктә яшәүчеләргә туган як матурлыгын күрсәтү һәм аны сакларга кирәклеген төшендерү иде. Чөнки күп кешеләр, краннан су акканда, чишмә суы кирәк түгел, дип санаучылар да бар. Ләкин безнең карамактагылар башка фикердә. Шуңа күрә үзәктә яшәүчеләр рәхәтләнеп чишмәдә өмә ясады. Өмә ахырында рәхәтләнеп чишмә суын эчте һәм шешәләргә тутырды.