Тәтеш районында өч гаилә социаль ярдәм үзәгенә теркәлде

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

БүгенТәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиум муниципаль утырышы узды. Анда алты  имин булмаган гаилә мәсьәләләре каралды. 

Утырышта гаиләләрнең бүгенге хәле тикшерелде. Киләчәк язмышлары турында фикер алыштылар. Соңыннан бер гаилә белән эшне дәвам итәргә кирәклеге ачыкланды. 

Шулай ук чарада өч сигнал картасы каралды. Бу гаиләләр социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагына алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International