18 июньдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында профилактик әңгәмә үткәрде.
Чара “Гомуми эш” гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән теманы колачлады. Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын хәбәр итте.
Аралашу максаты: кешеләрнең ничек наркотик колына әверелүен ачыклау, аны булдырмый калу. Шуннан сон белгечләр балалар белән “Наркотиклар: манипуляция серләре” дигән фильмны карады.
Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.