ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

16нчы июль көнне Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр приютында кызыклы чара узды. "Узышчылар” төркемендэ  эшләүче тәрбиячеләр  Н.Насыйбуллина һәм Л.Сафина су дуңгызы турында мәгълүмати бәйрәм оештырды.

 

18 июньдә Бөгелмәнең “Маяк” социаль адаптация үзәгендә административ хокук бозулар, экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаять кылган өчен җаваплылык буенча сөйләшү узды.

 

 

2018 елның 19нчы июнендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында шəфкать туташы  Н.Кирилова   "Инсультны кисəтү,  дəвалау һəм минем артериаль кан басымы" темасына əңгəмə үткəрде.

 

 

Түбән Каманың “Веста” социаль үзәгендә балигъ булмаган яшьләр арасында җәбер-золымны кисәтү буенча профилактик чара узды. Дәресне психолог  Наталья Емельянова алып барды.

Ел саен Чистайның “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче инвалид спортсменнар һәм Чистайның инвалидлар оешмасы белән берлектә армспорт буенча җәйге турнир узды. “Әнәс” мәчете кубогы өчен барган ярышларда төрле категория инвалидлары катнашты.

Яр Чаллы шәһәрендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе узды.

 

 

Бөгелмә муниципаль районынның “Маяк” социаль адаптация үзәгендә «Туган табигатен саклыйк»,  дигән  әңгәмә үтте.

 

 

18 июньдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында профилактик әңгәмә үткәрде.

 

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем халкымның мәдәнияте” дип аталган танып-белү әңгәмәсе узды. Патриотик тәрбия уңаеннан оештырылган чараны тәрбиячеләр Лена Салихова Лена һәм Гөлчәчәк Самойлова әзерләде. Дәреснең максаты балаларда рус халкының традицияләренә зур кызыксыну уяту, халыкның иҗатына һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.

 

 


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

14 июнь көнне  Питрәчнең “Шатлык” приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Кунакка чакырабыз” дигән чара үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International