Ел саен Чистайның “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче инвалид спортсменнар һәм Чистайның инвалидлар оешмасы белән берлектә армспорт буенча җәйге турнир узды. “Әнәс” мәчете кубогы өчен барган ярышларда төрле категория инвалидлары катнашты.
Чараны “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбү-Бәкер хәзрәт оештырды. Кунакчыл хуҗа елга ике мәртәбә инвалид спортсменнар өчен бәйрәм уздыра.
Бу юлы уен мәйданында үз осталарын “Юлдаш”та тәрбияләнүче Айдар Сафин, Диана Меннянова, Анатолий Силантьев, Любовь Боганова, Сергей Жуков күрсәтте.
Турнирда катнашучылар мәчеттән мактау грамоталары һәм азык-төзелек тутырылган пакетлар белән бүләкләнде.