"Веста" үзәгендә балалар үз-үзләрен танып белергә өйрәнә

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Түбән Каманың “Веста” социаль үзәгендә балигъ булмаган яшьләр арасында җәбер-золымны кисәтү буенча профилактик чара узды. Дәресне психолог  Наталья Емельянова алып барды.

“Баланың үз гамәлләрен контрольдә тоту” чарасы 11 номерлы социаль участокта узды. Максат: тирә-як мохит белән элемтәләрне җайга салу.

Психолог балаларга төрле биремнәр эшләтте. Уен формасында узган очрашуда балалар үз-үзләрен танырга өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International