"Асылташ"та табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр

2018 елның 19 июне, сишәмбе

16нчы июль көнне Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр приютында кызыклы чара узды. "Узышчылар” төркемендэ  эшләүче тәрбиячеләр  Н.Насыйбуллина һәм Л.Сафина су дуңгызы турында мәгълүмати бәйрәм оештырды.

Эшкә керешкәнче тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрде,  су дуңгызы турында күп кенә мәгълүмат жыйгач, әлеге җан иясенең каты кәгазъдән матур макетын  ясадылар.

Кәгазъдән әйбер ясау - ул әйләнә-тирә мохитне өйрәнү, балаларда сабырлык, куелган максатка ирешү, оешканлык һәм шулай ук ярдәм хисен тәрбияләүне куз алдында тота. Шөгыль бик күтәренке, уңай эмоциональ рухта барды. Балалар һәм тәрбиячеләр теләгән максатларына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International