Ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көн иң матур һәм эчкерсез бәйрәм буларак кабул ителгән.
6 июль көнне Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә бәйрәм тантанасы узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Е. Әгләметдинова һәм Н.Дьячкова белән берлектә, психолог Маснавиева шушы бәйрәмгә багышланган чара оештырды.
Чара табигать кочагында узды, бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 5 гаилә төрле күңелле уеннар, ярышларда катнашты, ди проект авторлары.