Аксубайның "Хыял" приютындагылар авыл хуҗалыгы серләрен өйрәнде

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бүген Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр  "ВАМИН- Аксу" агрофирма ҖЧҖ  дә булдылар. 

Профориентациягә багышланган экскурсиядә балалар авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты. Комбайнерлар балаларга үзләренең каталаулы, әмма мавыктыргыч һөнәрләре турында бәян итте.  Приютта тәрбияләнүчеләр техникага үзләре дә утырып карады. Машина йөртүнең серләрен ачыкладылар.

Балалар складка да сәяхәт итте, анда аларга склад мөдире һәр техника турында әтрафлы итеп сөйләде. Зур, катлаулы авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү җаваплылык сорый, моны яшьләр яхшы аңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International