Гаилә кыйммәтләрен формлаштыру уңаеннан Түбән Каманың “Балкыш” приютында “Алтын юл. Золотая стезя” программасы тормышка ашырыла. Приютта чираттагы утырыш узды, анда “Гаилә мәсьәләләре. Кем хаклы?” темасына дәрес узды. Балалар гаилә гаугаларын булдырмый калу, гаиләдә үзеңне дөрес тоту мәсьәләләрен тикшерде.
Социаль хезмәтләр алучыларның шәхси реабилитация чаралары программаларын тормышка уңаеннан, Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзәк карамагында торучы гаиләләр белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар.
2017 елның август аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Алабуга УкупрПласт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә инвалидлар өчен өй шартларында хезмәт урыннары булдыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде.
Менделеевск “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балаларының һәр көне кызыклы, мавыктыргыч чараларга бай. 11 июльдә биредә профориентация көне булып узды.
11 июльдә Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге, иҗтимагый эшмәкәрләр “Карама тегү техникасын үзләштерү” буенча дәресләр оештырып уздырганнар.
2018 елның 11 июлендә Чирмешәннең “Доброе сердце” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Е.Шипилова “Солнечный” балаларны савыктыру лагерында булды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Балалар яшьтәшләреннән башка яши алмыйлар, әмма аларның бер-берсе белән аралашу өчен өлкәннәрнең ярдәменнән башка тиешле нәтиҗә бирми.
Иртәгә, 12 июльдә, Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә кайнар телефон элемтәсе оештырыла. Монда 3 яшькә кадәр баласы булган, бәби ялында утыручы аналарны укыту буенча сорауларга җавап биреләчәк.
Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә шоколад көннә багышланган "Баллы агач" бәйрәме үтте.