10 июльдә Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан саф һавада "XXI гасыр талантлары” исемле концерт куйды.
Балалар үзләрен иҗади яктан бик актив күрсәтте, җырлар, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. Игътибарны бигрәк тә аерым бер гаиләдә тәрбияләнгән балаларның осталыклары җәлеп итте.
Бу бәйрәм бик күңелле узды, балаларның үзләренә дә ошады. Шулай итеп алар бер-берсеннән бик күп төрле матур җыр, бию, шигырьләр ишеттеләр. Тормышта гаиләнең, туганлык җепләре никадәр тыгыз һәм нинди зур урын алуын аңладылар.