"Ялкын" приютында волонтерлар бәйрәм оештырды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Әлмәтнең "Озаренные любовью" волонтер хәрәкәтендә  балалар белән дуслык һәм аралашу, аларга ярдәм итүчеләр тупланган, алар төрле оешмалардан җыелган.

Бүген волонтерлар Бөгелмәнең "Ялкын"  балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында булдылар.  Кунаклар ачык һавада   балалар өчен махсус уеннар, иҗади мәйданнар оештырды.

Биредә рәсем ясаучылар мәйданында, һәр бала үзенең рәсем сәнгатенә сәләтен күрсәтте. Икенче мәйданда футбол матчы узды. Ә музыкаль өлештә "Бию мәктәбе" һәрбер баланы берләштерде, алар җырлады һәм төрле биюләр башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International