Минзәлә балалары иҗатка тартыла

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

10 июльдә Минзәләнең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог сувенир продукциясе җитештерү буенча мастер-класс оештырды.

Ольга Бывальцева дәрес вакытында малайларны декупаж техникасы буенча тәлинкәләр бизәргә өйрәтте. Балалар әлеге иҗатның үткәне белән дә танышты, иҗат иткәндә нинди материаллар кулланырга кирәклеген дә өйрәнделәр. 

Әзер сувенирларны балалар өйләренә алды, алар үз куллары белән иҗат иткән сәнгать әсәрләрен әти-әниләренә бүләк итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International