11нче июльдә тәмле тамакларның иң баллы, иң тәмле, иң яраткан бәйрәм көне – шоколад көне үткәрелә.
Менделеевск муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, өйдә социаль ярдәм алучылар өчен «Баллы күчтәнәч» акциясе үткәрелде. Акциянең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны бәйрәм белән таныштыру, кәефләрен күтәрү.
Безнең социаль хезмәтләр алучылар арасында күбесе баллы күчтәнәч яратучылар, шуңа күрә, социаль хезмәткәрләр алар өчен бәйрәм хөрмәтенә кечкенә генә баллы күчтәнәчләр әзерләгәннәр һәм аларга кыскача бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар баллы күчтәнәчләр өчен рәхмәтләрен җиткерде.