Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе буенча «Веста» үзәгендә 2018 елның 19 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 30 бала өчен анимацион чара уздырылды.
Бу чараны оештыру өчен «Таиф-НК» иганәче ярдәмен күрсәтте - булачак беренче сыйныф укучыларына матур букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алдылар.
Тамаша барышында әкияти персонажлар булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп турында табышмаклар әйттеләр, кызыклы зарядка ясадылар, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Балаларга бигрәк тә «Мәктәпкә җыенабыз» уены ошады, командаларга бүленеп кызлар һәм малайлар мәктәпкә тизрәк җыену буенча ярыштылар.
Тамаша булачак беренче сыйныф укучыларының тантаналы ант бирүе һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букчалар тапшыру белән дәвам итте. Балалар әкият геройлары белән аралашуга һәм бүләкләр алуларына бик шат иделәр. Ата-аналар үткәрелгән чара, һәм баларын мәктәпкә әзерләүгә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.