Ярты гасыр бергә...

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

 Айбаш авылында яшәүче, Биектау муниципаль районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль хезмәт алучылары  Гомәр Ильясов  һәм  Наҗия Хәмитова  50 ел бергә гомер итәләр.

Наҗия апа гомер буе Айбаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. 35 ел хезмәт стажы бар. Гомәр абый  исә 45 ел “ Урал” колхозында механизатор булып хезмәт иткән. Алар 1968 елның июнь аенда танышканнар, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бер улларын 14 яшендә җирләгәннәр, ә Айбаш мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләүче уллары  2008 елны фаҗигалы төстә һаләк була. Хәзергесе көндә киленнәре Биектау районының “Тургай” исемле балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул бер ул үстерә. Кызлары гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, әлегә декрет ялында.

 Айбаш авыл җирлеге башлыгы Гомәр абыйны һәм Наҗия апаны шушы олы даталы бәйрәмнәре  белән  котлады,  аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләп  бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International