Минзәләдә инвалид балалар мәсьәләләре каралды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бала - һәр ата-ананың иң кадерле байлыгы, тормыш мәгънәсе. Еш кына күңелле вакыйгаларны төрле чирләр чикле, әмма андый балалар  тирә-юньдәгеләрне булганына шөкер итеп, һәр көн авырлыклар белән көрәшәргә өйрәтә.

Минзәлә районында 135 инвалид-бала исәпләнә. Әлене сан ел саен арта бара.

19 июль көнне "Бердәм Россия" партиясенең Минзәләдәге бүлеге "Бергә булдырабыз"  республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "түгәрәк өстәл" оештырды. Анда инвалид-бала тәрбияләүче ата-аналар катнашты. Чарага үзәк хастаханәнең баш табибы Наил Мөбәрәкшин һ.б. рәсми затлар килгән иде. Алар көн кадагына суккан теманы кузгаттылар. Гарип балалар мәсьәләсе төрле яктан килеп өйрәнүне таләп итә. "Түгәрәк өстәл" барышында  балаларны савыктыру җәһәтеннән шифаханә-курорт ялы, медицина өлкәсе буенча ярдәм итү. Балаларга төрле түгәрәкләр оештыру эшләре дә каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International