"Тылсым"да сәламәт яшәү турында сөйләшәләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар  алдында, районыбызның библиотека җитәкчесе Лилия Гарипова сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады.

Чыгышның максаты: сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу.  Чара вакытында күп авыруларның нервлану  аркасында килеп чыгуы турында сөйләнде һәм тыныч яшәү рәвеше алып баруга басым ясалды. Ял итүчеләр Лилия Гарипова Лилия чыгышын бик игътибар белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International