Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә 20 июльдә эшсез гражданнарга үз эшләрен булдыруга финанс ярдәм күрсәтү буенча экспертлар утырышы булып узды. Утырышта бизнес-планнар тикшерелде.
Бизнес-план тәкъдим итеп, дәүләттән бер тапкыр түләнелә торган финанс ярдәмгә(117 600 сум) җәмгысе җиде кеше дәгъва кыла. Эксперт советы вәкилләре тарафыннан: тырнак, чәчтараш һ.б осталыклар буенча үз эшен җәелдерергә теләгән проектлар хупланды. Булачак эшкуарларга төрле консультацияләр дә бирелде.