Баулы интернат-йортта һәр көн гимнастика уза

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәр көн саен, даими  гимнастика оештыра. Фельдшер З.Гайфуллина җитәкчелегендә уза торган чарада һәркем теләп катнаша.

Әлеге төр гимнастика - көн дәвамында башкарылып тора. Сәламәтләндерү чарасы арганлыкны киметә, эшкә сәләтне арттыра, профессиональ чирләрне киметүгә файда бирә.

Интернат-йортта уза торган гимнастикада махсус күнегүләр сайлап алынган. Хезмәт нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән чара физик чыдамлыкны һәм психологик халәтне дә яхшырта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International