ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның  20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениясенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова  “Кама таннары”нда балалар белән "Мәктәп тубы" дигән спорт чарасы үткәрде. Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.

"Әни+бәби" клубы уңаеннан  “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында "Сөйләм үстерү: артикуляцион гимнастика һәм бармак уеннары" дип аталаган дәрес үткәрде. Максаты-балаларның сөйләмен үстерү, ата-аналарга артикуляцион һәм бармак гимнастикасы күнегүләрен өйрәнергә ярдәм итү.


20
июль, 2018 ел
җомга

20 июльдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында  республикада хезмәт хакы, халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм керемнәре буенча  Координацион совет утырышы узды.

2018нче елның  27 июлендә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен  вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениясендә “Гарденотерапия” инновацион технологиясен гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

 Балтачның Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәтҗанова 19нче июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына районның үзәк хастахаәсеннән хезмәткәрләр килде. Медицина вәкилләре картларга сәламәт яшәү рәвеше буенча лекция укыды.

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Кама Тамагының "Богородский рай" үзәгенең социаль хезмәткәрләре "Заманча Татарстан турында" тематик чара оештырды.

2018 елның 19 июлендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне шәһәр парк-скверына “72 сәгать” исемле түләүсез фильмны “Кинотерапия” технологиясе буенча урамда карарга чакырдылар.

Бүген, 20 июль көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә   вакансияләр ярминкәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International