“Астра” үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген Алабуганың “Астра” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә музыкаль – спорт бәйрәме “Нептун көне” үтте.

Бәйрәмнең максаты: уен формасында балаларның физик, сыйфатын, җитезлекләрен, физик яктан көчле булуларын, диңгез темасына белемнәрен  үстерү. Бәйрәмнең төп кунаклары – Нептун, Су анасы һәм Кикимора балалар белән төрле ярышлар, уеннар оештырдылар. Катнашучыларга “Су ташучылар”, “Алтын балыкны җибәр”, “Балык тоту” уеннары аеруча ошады.

Бәйрәмнән балалар һәм әти-әниләр бик күп уңай тәэсирләр алды. Бу бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре, хезмәткәрләр – барлыгы  88 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International