Зәйдә "Дустыбыз Светофор" чарасы узды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүгенге көндә балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.  Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен төрле методик материаллар әзерләү, шул исәптән  юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне пропогандалау балаларның юлда транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмауның бер формасы булып тора.

Социаль педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган "Дустыбыз Светофор" дип аталган чара оештырдылар. Ачык һавада узган бу чарада балалар гадәти булмаганган "автобус"та  мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Әлеге чараның максаты -  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрне ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүгә ирешү, светофор функциясе һәм аның төсләре турында алган белемнәрне ныгыту, урамда үз-үзеңне тоту күльтурасы тәрбияләү.

Уенның шарты буенча, билет алыр өчен, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Балалар биремнәрне төгә үтәп, юл хәрәкәтенә кагылышлы белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International