18 июльдә Россиядә янгын дәүләт күзәтчелеге органнары көне. Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Янгын син көчле, ә мин акыллы", дигән уен программасы оештырылды.
Бәйрәмне балаларга р"Район үзәк клуб системасы" күчмә мәдәни үзәк оештырды. Чараның төп символлары кызыл һәм зәңгәр шарлар булды. Алар утны һәм суны күз уңында тота. Балалар барысы да бердәм булып уйнады. Ә соңыннан балаларга татлы призлар өләштеләр.