Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр арасында бронхиаль астма турында сөйләшү булып узды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Сәрия Кәлимуллина астма авыруының сулыш юлларын ялкынсыну вакытында дәваламаганлыктан килеп чыгыу сәбәпләрен аңлатты. Чирнең билгеләре, дәвалану ысуллары, астманы кисәтү турында да әтрафлы мәгълүмат бирелде.
Социаль хезмәт алучылар үзләрнең сорауларын бирделәр һәм сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска, саф һавада күбрәк булырга кирәк икәнен аңлап таралыштылар.