24 июльдә Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбиянүчеләр шәһәрнең орган залына бардылар.
Чараның максаты социаль ярдәм алучыларны шәһәрнең мәдәни тормышы белән таныштыру. Орган залы холлында Борис Ильин картиналарыннан күргәзмә эшли. Биредә "Изгелек"тә тәрбияләнүчеләр рәссамның биографиясе иҗаты белән якыннан танышты. Соңыннан реабилитантлар "Күңел өчен музыка" концертын тыңлады. Классик музыка һәркемгә ошады. Орган, скрипка, солистның көчле тавышы аша Бетховен, Моцарт, Чайковский әсәрләре яңгырады.
Чарада 8 кеше катнашты.