Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар “Салават күпере талантлары” исемле өстәмә белем бирү буенча балалар йортында хезмәт куючы педагог Әюп Хәкимов белән таныштылар һәм дуслаштылар.
Әюп Хәкимов балаларга шахмат, аның килеп чыгышы һәм фигураларның нәрсә аңлатуы турында берничә дәрес алып барды. Балалар шахмат уйнау кагыйдәләренә бик тиз төшенделәр һәм үзләрен дә сынап карадылар.
Бу уен балаларда кызыксыну тудырды. Дәрес балаларның аң белемен, хәтерен яхшырту өчен файдалы. Аларга тормыштагы проблемаларны җиңел юл белән, тыныч кына җиңәргә һәм чишәргә дә өйрәттеР, дип ышана тәрбиячеләр.