Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Эрудитлар" түгәрәгендә хат ташучы һөнәре белән танышты.
Өлкән төркем малайлар тәрбиячесе балаларга әлеге мөһим һәм җитди һөнәр ияләре турында сөйләде. Приютта тәрбияләнүчеләр почта хезмәтнең барлыкка килүе, әлеге эшчәнлекнең нечкәлекләре турында мәгълүмат алды, дөрес итеп хат формлаштырырга өйрәнде.
Әлеге чара балаларның һөнәрләр турындагы күзаллавын киңәйтү җәһәтеннән оештырылды.