27 майда республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Апрель–май айларында чараларда 552 кеше катнашты.
Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү, 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор һәм иҗтимагый иминлек мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы белгече белән берлектә, «Сайлау куркынычы» дигән интерактив хокукый сәгать үткәрделәр. Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар катнашты.
24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсендәге «Мастрюковские озера» фестиваль паркы территориясендә ел саен үткәрелә торган «иВолга» яшьләр форумы узачак. Ул илнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итәчәк, алар арасында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар.
28 майда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Королева һәм Гөлшат Җаббарова Чик сакчылары көненә багышланган конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чарада 20 бала катнашты.
Югары Ослан районында масштаблы «Яшүсмер» ведомствоара операциясе старт ала. Җәйге каникуллар башлану белән балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча актуаль.
Үз-үзенә кул салуны кисәтү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда уен технологияләрен кулланып дәресләр үткәрде. Чараларда куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
27 майда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубының чираттагы очрашуы узды. Балаларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга багышланган чара үзәк территориясендәге җәйге беседкада узды.
Татарстанда наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды. Ул ел саен яшьләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру максатларында үткәрелә.
Узган атнада Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алена Овсейчик яшүсмерләр өчен Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә баруны оештырды.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Пассаж» шәхси ат клубы җитәкчесе искиткеч көн бүләк итте. Балаларны затлы һәм акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсиягә, атлар һәм клубта яшәүче башка хайваннар белән танышырга чакырдылар.