Казанда социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән хокукый сәгать үткәрде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү, 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор һәм иҗтимагый иминлек мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы белгече белән берлектә, «Сайлау куркынычы» дигән интерактив хокукый сәгать үткәрделәр. Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар катнашты.

Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарда шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, үз-үзеңне деструктив тотуны кисәтү.

Балигъ булмаганнарны хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искәрттеләр, полиция бүлегенә профилактик исәпкә кую сәбәпләре турында сөйләделәр.

Социаль эш буенча белгеч чакырылган хокукый органнар вәкилләре белән берлектә яшьләр арасында ситуацион тренинг үткәрделәр.

Ахырда катнашучыларга тәүлек буе эшли торган ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру системасы, бердәм 112 номеры һәм балалар ышаныч телефоны эшләве турында искә төшерделәр, шулай ук «Террорчылыкка каршы ничек торырга» дигән белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International