ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Питрәч районы “Шатлык” балалар йортында “Минем яраткан әбием” дип аталган  рәсем ясау дәресе булды.

8 октябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт бәйрәме булып узды.

1-3 октябрьдә Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәре, “Алтын яшь” волонтерлар отряды кураторы Светлана Исмәгыйлева һәм отряд активисты Валерия Камилева “көмеш” волонтерлар Россиякүләм форумда катнашты.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 29 августыннан 28 сентябренә кадәр Тәтеш муниципаль районында социаль якланмаган халык төркеменең яшәү йортларында торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Әйтик, җылыту сезоны башланыр алдыннан ведомствоара рәвештә 71 гаиләгә бару каралган, анда балигъ булмаган балалар тәрбияләнә.

Әлки картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган үзенчәлекле чара узды.

Менделеевскның "Өмет яры" үзәгендә "Ике буын вәкилләре очрашуы" дигән бәйрәм узды.

Питрәч муниципаль районында  5 октябрьдә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында социаль педагоглар Киселева Валентина һәм Зайнетдинова Әминә Питрәч мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе территориясендә "Кайгырту" мобиль иҗат студиясе оештырылды.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Чирмешән муниципаль районының "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

 

Тәтеш районында "Өлкән яшьтәге кеше проблемалары һәм аларны хәл итү юллары: хезмәтләрне ничек якынрак һәм һәркем ала алырлык итү " темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Өлкәннәр көне уңаеннан Иннополис шәһәре мәктәбе һәм Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты администрациясе "Изге кулларга хатлар" акциясе игълан итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International