1-3 октябрьдә Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәре, “Алтын яшь” волонтерлар отряды кураторы Светлана Исмәгыйлева һәм отряд активисты Валерия Камилева “көмеш” волонтерлар Россиякүләм форумда катнашты.
Форум Башкортстанның Уфа каласында оештырылды. Форум бөтен Россия буйлап актив волонтерларны туплады. Олы яшьтә булуларына карамастан волонтерлар башкаларга ярдәм итәргә ярата һәм вакыт таба.
Төрле төбәкләрдән килгән 500 катнашучы төрле мастер-классларда катнашты, тәҗрибә уртаклашты. Кызыклы социаль проектлар тәкъдим иткәннәре грантлар отты, бу башка идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшереп узабыз, “Алтын яшь” өлкәннәр отряды Алабуга картлар һәм инвалидлар йортында дүртенче ел эшли һәм бу вакыт эчендә җитди уңышларга да ирештеләр.