Өлкәннәр көне уңаеннан Иннополис шәһәре мәктәбе һәм Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты администрациясе "Изге кулларга хатлар" акциясе игълан итте.
Акциянең төп максаты булып мәктәп укучыларының үз куллары белән интернат-йортта яшәүче һәр өлкән кеше өчен котлау открыткалары һәм сәнгать эшләре ясау торды.
Йорт-интернат халкы бик күп позитив һәм яхшы кәеф алды, алар бик теләп шәхси котлау сүзләрен укыды һәм алган хатларга балалар кебек шатландылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр Иннополис мәктәбе укучыларына һәм педагогик коллективына әлеге бәйрәм бүләге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.